Ветеринария берләшмәсенә эш визиты белән Баш ветеринария идарәсе белгечләре килде.

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
  Дәвалау - профилактика бүлеге белгече Регина Шәрәфиева өч участок ветеринария пункты эшчәнлеге, ышанып тапшырылган участокларда эпизоотиягә каршы чаралар үткәрүнең барышы белән танышты, журналлар алып баруның һәм кирәкле документациянең дөреслеген, ветеринария мәгълүмат системаларындагы эшне тикшерде. Эпизоотиягә каршы бүлек белгече Рамил Гайнетдинов эпизоотиягә каршы чаралар үткәрүгә һәм бу чараларны Рег - Агро системасында рәсмиләштерү эшенә аерым игътибар бирде. Визит йомгаклары буенча белгечләр ветеринария-санитария чараларының нәтиҗәлелеген яхшырту буенча тәкъдимнәр бирделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International