“АК БАРС " банкы ГАҖ вәкилләре белән эшлекле очрашу.

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
  Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов дәүләт секторы белән эшләү буенча директор Эмиль Фәрит улы Хәйретдинов һәм ваклап сату бизнесы буенча төбәк үзәге җитәкчесе Наилә Рамазан кызы Халикова белән очрашты.⁣ Очрашу барышында «АК барс» ГАҖ белән хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре, кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүнең актуаль һәм кирәкле чаралары, шулай ук ташламалы программалар кысаларында тәкъдим ителә торган кредит продуктларының киң спектры турында фикер алыштылар. «АК барс» ГАҖ җитәкчелегенә актив эшчәнлекләре һәм район халкына, предприятиеләренә һәм оешмаларына тәкъдим ителә торган продуктлары өчен рәхмәт белдерәбез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International