Бүген «Россия чаңгы юллары 2025»чаңгы ярышы узды.

2025 елның 8 феврале, шимбә
  Быел «Россия чаңгы юллары " 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана! Чаңгы спортын яратучылар, өлкәннәр дә, яшьләр дә бүген стартка яхшы кәеф белән чыктылар. Бу масштаблы ярышлар кышкы физкультура сезонының зур, әһәмиятле вакыйгасына һәм төрле яшьтәге һәм төрле буын спорт сөючеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Быел Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында 5 яшьтән өлкәнрәк 1000нән артык Аксубайлы катнашты. Дистанция 1 км дан 1,5 км га кадәр тәшкил итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International