«Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле республика конкурсы лауреатлары.

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе
  8 февраль көнне "Аксубай егетләре" үрнәк баянчылар балалар ансамбле (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова) яңа составта: Глеб Мясников, Ксения Романова һәм Артур Искәндәров Әлмәт шәһәрендә яшь музыкантларның Фәрит Яруллин исемендәге ачык республика конкурсында катнаштылар. "Ансамбль" номинациясендә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Актүбә, Урыссу, Җәлил, Нурлат, Чирмешән, Баулы һәм Аксубайдан катнашучылар көч сынашты. Безнең егетләр ышанычлы чыгыш ясадылар һәм "Аксубай егетләре" ансамбле лаеклы рәвештә 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алды.  Талантлы коллективны һәм аларның талантлы җитәкчесе Наилә Крайнованы бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International