Чираттагы атналык киңәшмәдә актуаль мәсьәләләр каралды.

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе
  Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, аның урынбасарлары, бүлек башлыклары, хезмәт, оешма һәм ведомство учреждениеләре җитәкчеләре катнашында узган чираттагы атналык киңәшмәдә актуаль мәсьәләләр каралды. Эшлекле киңәшмәдә катнашучылар узган эш атнасындагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап тоттылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Вера Николаевна Саттарова махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүнең төп юнәлешләре турында хәбәр итте. «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Татьяна Анатольевна Крайнова СВО ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Кызганычка каршы, хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү барышында югалганнарның гаиләләренә карата мошенниклык гамәлләре очраклары барлыкка килде. Җирлек башлыкларына уяу булырга кирәклеге турында халык белән әңгәмәләр үткәрергә киңәш ителде. Шикле затлардан шалтыратулар һәм хәбәрләр килгән очракта фонд координаторына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Район волонтеры Анатолий Николаевич Скворцов сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде һәм хәрбиләрнең теләкләрен җиткерде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International