Халыкның финанс белеме булуын өйрәнү максатларында социологик сораштыру үткәрү турында.

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе
  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 11-28 февралендә «Татарстан Республикасында халыкның финанс белеме»дигән социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә. Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының финанс белеме дәрәҗәсен өйрәнү һәм финанс хезмәтләреннән файдалану дәрәҗәсен бәяләү максатларында үткәрелә. Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштырулар» бүлекчәсендә онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән башкарыла, сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya--6541009.htm Сораштыруда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) булган 18 яшьтән, шул исәптән өлкән яшьтән (60 яшьтән өлкәнрәк) гражданнар катнаша ала. Тикшеренү нәтиҗәләре җыелма рәвештә кулланылачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International