"Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты" музей дәресе.

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
  Музей дәресендә балалар шагыйрьнең биографиясе, шәхси әйберләре, кулъязмалары белән таныштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен укыганда Хәсән Туфанның бөтен тормышын, бөтен авыртуын, бөтен язмышын тоярга була. Дәрестә аның шигырьләрен музей хезмәткәрләре авызыннан гына түгел, ә катнашучыларның да татарча да, русча да шигырьләр сөйләүләрен ишетергә мөмкин булды.  Соңыннан, балалар Хәсән Туфанның шигырьләре, экспонатлары һәм бөтен музей-йорты турында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International