Аксубай районында тагын бер яңа спорт объекты ачылды.

2025 елның 14 феврале, җомга
  «Аксу» ябык футбол манежын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм футбол федерациясе рәисе Александр Гусев катнашты. «Бу -  безнең республикада ачылучы,  32 нче ябык футбол спорт манежы"-дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, манежны ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп:"Районның кечкенә халкы монда футбол белән шатланып шөгыльләнер дип уйлыйм»-диде ул. Дәүләт Советы Рәисе Аксубай районы спорт мәктәбе директоры Радик Канафинга футбол манежының символик ачкычын һәм Татарстан җитәкчелегеннән футбол манежы өчен спорт инвентарьлары һәм җайланмалар алуга акчалата сертификат тапшырды. «Аксу» ябык футбол манежы спорт мәйданчыклары төзелеше республика программасы кысаларында төзелде. Футбол манежы-Татарстан Рәисе тарафыннан спорт сөюче районга зур бүләк. Аксубайда «Юность» универсаль спорт залы, «Дельфин»йөзү бассейны эшли. Чаңгы базасы, универсаль спорт мәйданчыклары, ясалма өслекле футбол кыры һәм ачык боз шугалаклары эшли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International