Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Бүген район мәдәният йортында район Советының 2024 елгы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча хисап утырышы узды.
2025 елның 14 феврале, җомга
Хисап сессиясе эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты. Район мәдәният йорты фойесында шулай ук районда эшләнә торган маскировка челтәрләрен, окоп шәмнәрен, аксубайлылар сугышчы-якташларына махсус хәрби операция зонасына җибәргән беренчел кирәк-ярак әйберләрен күрсәттеләр. Утырышта Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы хисап белән чыгыш ясады. Ул социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләрен билгеләде. Аерым алганда, районда торакны файдалануга тапшыру планы 100% ка үтәлгән. Толстой урамында ятим балалар һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре өчен төзелгән 12 фатирлы йорт һәм 25 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ел дәвамында 24 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, 5 ФАП ремонтланган һәм Иске Кыязлы авылында ФАП төзелгән, ике мәктәптә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды, өч күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. «Узган ел районның социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләренең күбесендә уңай динамика сакланды", - дип ассызыклады Алмаз Мингулов. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексының җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча рейтингта район 22 нче урында тора, тармакта 1 меңгә якын кеше эшли. Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү программалары фермерлык хәрәкәтен үстерүгә этәргеч бирде. Бүген районда 45 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мини-фермалар төзү аеруча кирәк. 2024 елда 2,8 млн.сумлык 4 кече ферма төзелгән. Әлеге дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыру дәверендә 100 шәхси ярдәмче хуҗалык файдаланган, 26,1 млн.сум субсидия алынган. Муниципаль бюджеттан ел саен 5 һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә. Соңгы 6 елда 1,8 млн. сумлык 66 саву аппараты субсидияләнгән. Районда авыл хуҗалыгы кооперациясе үсүен дәвам итә, аның ярдәмендә авыл халкы продукциясен сату базарларын тәэмин итү өчен шартлар тудырыла. Районның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында 408 әгъза исәпләнә. 2024 елда 51 яңа катнашучы җәлеп ителгән, еллык план 121% ка үтәлгән. Узган ел йомгаклары буенча районда 539 КУЭ субъекты эшләде. Тулаем территориаль продуктта КУЭ өлеше 9,8% тәшкил иткән. Район башлыгы Алмаз Мингулов республика җитәкчелегенә һәм парламент депутатлар корпусына җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасы мәнфәгатьләрен яклау һәм саклау буенча рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бу мәсьәлә буенча үз позициясен белдерде, федераль үзәккә җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчүгә каршы нигезләнгән ризасызлыклар юллады. Республика парламентарийлары гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль канунга илледән артык төзәтмә кертте, аларның иң мөһиме-регионнарга бер дәрәҗәле үзидарә системасына күчәргәме-юкмы икәнен билгеләү хокукы бирү. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район активын сәламләп, аксубайлыларга быелгы төп бурычларга тукталды. «Аксубай районы күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә тора, шуңа да карамастан, районның алга таба үсеш өчен зур эш урыны һәм резервлары бар», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 2024 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча район социаль-икътисади үсеш рейтингында 30 нчы урында тора (узган ел белән чагыштырганда өч позициягә күтәрелгән). Тулай территориаль продукт күләме 21,1 млрд сум тәшкил итте,үсеш темпы 109,3%. Тулай территориаль продуктның гомуми күләмендә сәнәгать 60,1 % алып тора. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы - 97,1%. «Мондый хезмәт сөючән халык белән Аксубай районы күрсәткечләрне сизелерлек яхшырта ала дип уйлыйм, моның өчен сезнең бөтен мөмкинлекләрегез дә бар, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Районның, һичшиксез, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру өчен потенциалы да бар. Практика күрсәткәнчә, АПК тармагының тотрыклылыгы күп очракта агрохолдингларның да, кече хуҗалыкларның да баланслы үсешенә бәйле. Сез үзегез дә беләсез, республикада бу өлкәдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан, грант программалары гамәлдә". Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елның сентябрендә Татарстан Республикасы рәисен, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булачагын искәртте. Парламент җитәкчесе актив катнашырга, шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлыкка лаеклы кандидатлар тәкъдим итәргә чакырды. "Мин район активыннан бу мәсьәләгә җитди каравын сорыйм, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Барлык мәсьәләләрдә дә бербөтен булырга, актуаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә һәм район тормышы өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Бу бүген район җитәкчелеге алдында торган төп бурыч"» Тулырак:
https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/3574.htm
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге хәбәр итә
Роспотребнадзор
Бөтендөнья сәламәтлек көне
Образование
Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге
ОДМС
Татарстан Росреестры Комплекслы кадастр эшләренең ни өчен алып барылуын аңлатты.
Росреестр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз