Аксубайлылар һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алды.

2025 елның 15 феврале, шимбә
  Аксубайлылар һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алдылар. Мәңгелек ут янында Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 36 ел тулуга багышланган чәчәк салу тантанасы узды. "Иң авыр вакытларда рус гаскәрләре кешеләрне һәм гаделлекне саклыйлар, еш кына Ватаннан йөзләрчә һәм меңнәрчә километр ераклыкта булалар. Безнең солдатларның һәм офицерларның батырлыгы чыннан да үлемсез. Сугышчы-интернационалистларыбызга батырлыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим! Кайтмаганнар күңелләребездә якты истәлегк булып саклана!", - дип ассызыклады район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. Митингта катнашучылар Әфганстанда һәм республиканы яклаганда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International