Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм.

2025 елның 18 феврале, сишәмбе
  Бүген Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен чын бәйрәм әзерләделәр. Музей директоры Наталия Геннадьевна кунаклар өчен танып-белү экскурсиясе үткәрде. Чара барышында кунаклар нинди эш кораллары кулланганнарын, нинди кухня кирәк-яраклары булганнарын искә төшерделәр. Үткәнне хәзерге заман белән чагыштырдылар. Шулай ук Троица соборы макетын карадылар. Музейның төп залында "саклагыч курчак" мастер-классы үткәрелде, анда алар бик рәхәтләнеп үзләренең саклагычларын ясадылар. Чара азагында чәй эчү традициясендә катнаштылар. Шулай ук Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты вәкилләрен музей волонтеры Лилия Мантовадан зур булмаган концерт көтә иде. Барысы да аның белән бергә Туган як турында патриотик җырлар  җырладылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International