ФАПны капиталь ремонтлау.

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
  "Дәвамлы һәм актив тормыш" милли проекты, "һәркем өчен Сәламәтлек" федераль проекты, Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында быел Аксубай муниципаль районының дүрт фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Фельдшер-акушерлык пунктлары Аксубай үзәк район хастаханәсенең структур бүлекчәсе булып тора һәм халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен оештырыла.  Тарханка авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт эшләре башланган инде. Хәзерге вакытта идәннәр һәм стеналар сүтелгән, коммуникацияләр һәм җылыту системасы алыштырылган, стеналар гипсокартон белән тышланган, пластик тәрәзәләр куелган. Проект буенча Тарханка фельдшер-акушерлык пункты бинасында процедура кабинеты, көтү өчен холл, пациентларны кабул итү кабинеты, санитария төене һәм җыештыру җиһазлары өчен бүлмә урнаштырылачак. Яңа җиһазлар сатып алу, халыкка сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар сатып алу планлаштырыла. Эшләрне агымдагы елның августында тәмамларга планлаштыралар.   Медицина пункты район үзәгеннән унбиш чакрым ераклыкта урнашкан.  Заманча һәм уңайлы шартларда медицина ярдәмен йөз егерме алты кеше алачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International