Район мәдәният йорты баянчылары Республика конкурсы лауреатлары булдылар.

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
  16 февральдә Әлмәт шәһәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге "Урсал Тауда" милләтара фестиваль-конкурсы узды. Музыкаль бәйгедә Татарстан, Башкортстан һәм Казахстан шәһәрләреннән 200дән артык яшь музыкант  катнашты.  Аксубай район мәдәният йортында Наилә Крайнова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр  осталыкларын күрсәтеп, үз яшь төркемнәрендә җиңүчеләр булдылар. I дәрәҗә лауреатлар- "Аксубай егетлэре" балалар үрнәк ансамбле Трио- (Глеб Мясников, Ксения Романова, Артур Искандаров) II дәрәҗә лауреатлар Семен Крайнов I дәрәҗә лауреат Глеб Мясников II дәрәҗә лауреат Ксения Романова III дәрәҗә лауреат Айгөл Насретдинова III дәрәҗә лауреат.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International