Район мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов кыска вакытлы ялга кайткан МХОда катнашучылар белән очрашты. Чәй эчкәндә планнар, тәэмин ителеш һәм киләчәк хезмәткә әзерлек турында фикер алыштылар. Район җитәкчесе егетләргә өйләрендә рәхәтләнеп ял итүләрен, көчләрен туплауларын һәм тизрәк җиңү белән кайтуларын теләде. Батырлыклары һәм ныклыклары өчен безнең геройларга зур рәхмәт.