Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбендә “ МХО Герое партасы”  ачу чарасы узды.

2025 елның 21 феврале, җомга
  Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын үтәү кысаларында Украина территориясендә батырларча һәлак булган мәктәпне тәмамлаучылар Радик Гарифуллин һәм Әнәс Сабитов хөрмәтенә «Герой партасы» н ачу тантанасы булды.         Алар, Ватанны саклап, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр, илебезнең киләчәге өчен үз гомерләрен кызганмадылар. Тантаналы чарада мәктәп укучылары, укытучылар, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы, Форпост яшьләр хәрәкәте, район ведомстволары вәкилләре катнашты.     Тантанада чыгыш ясаучылар каһарманнар турындагы истәлек мәңге яшәргә тиешлеге турында сөйләделәр,  үсеп килүче буынны батырлар үрнәгендә тәрбияләргә кирәклеген ассызыкладылар. Әлеге проектның максаты-Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның, хезмәт ветераннарының героик образлары үрнәгендә балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә, сугышчан хәрәкәтләр һәм фидакарь хезмәт геройларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру өчен шартлар тудыру.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International