"Мечта" приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе
  Бүген Аксубай туган якны өйрәнү музеенда " Мечта "балалар приютында тәрбияләнүчеләр булды. Музей директоры "Хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы тарихында якты эз калдырды"темасына музей дәресе үткәрде. Балалар Аксубай районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын - кызлар белән таныштылар. Балалар шулай ук музейның күргәзмәләр залында урнашкан "Герой гаиләсе" фотокүргәзмәсе белән таныштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International