Бүген гражданнарны чираттагы шәхси кабул итү булды.

2025 елның 25 феврале, сишәмбе
  Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов чираттагы гражданнарны кабул итү көне уздырды. Очрашуда халыкны борчыган төрле сораулар күтәрелде. Дәвалануга матди ярдәм күрсәтү, сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгын рәсмиләштерү, күпфатирлы торак йортта юешлеккә шикаятьләр, карны чыгару һәм җыю өчен урын билгеләү кебек. Барлык сораулар да контрольгә алынды. Исегезгә төшерәбез, шәхси кабул итү сишәмбе көннәрендә 08:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр уза. Кабул итүгә 8(84344)2-81-44 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International