Ел укытучысы Бөтенроссия конкурсының зона этабында җиңүчеләр.

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе
  2024-2025 уку елында Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Конкурс сынауларын үткәрү нәтиҗәләре буенча конкурсның киләсе, инде төбәк этабына районыбыз педагоглары чыкты: - Шәрифуллин Айрат Сабирҗан улы, Иске Ибрай урта мәктәбенең математика укытучысы "Педагогик дебют" номинациясендә; - Шуркин Александр Александрович, «елның иң яхшы тәрбиячесе» номинациясендә «Радуга»балалар бакчасының музыка җитәкчесе. «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы Татарстан Республикасында 17 марттан 22 мартка кадәр Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы «179 нчы Гимназия – мәгариф үзәге» МББУ базасында узачак. Конкурсантларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International