Аксубай районы мәктәпләрендә "Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты" музей дәресе.

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
  2025 ел Аксубай районында Хәсән Туфанның тууына 125 ел дип игълан ителде.Шул уңайдан районда бөек якташыбыз хөрмәтенә чаралар үткәрелә. Музей методисты Низамова Тәгзимә Ислам кызы район мәктәпләре укучылары өчен музей дәресләре үткәрә. Балаларга Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты, мемориаль музей һәм шагыйрьнең шәхси әйберләре турында сөйли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International