Чаңгы ярышлары буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы.

2025 елның 28 феврале, җомга
  Бүген, 2025 елның 28 февралендә, Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексы территориясендә 2025 елда муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы узды. 15 муниципаль районнан чаңгычылар чаңгыда иң яхшылар булу хокукы өчен көрәштеләр. Хатын-кызлар 1 км, ә ир-атлар 3 км дистанциядә көч сынаштылар. Аксубай муниципаль районы җыелма командасы гомуми зачетта җиденче урынны алды. Коллегаларыбызны котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!!!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International