Роспотребнадзор хәбәр итә: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 2022 елдан 1 мартта Бөтендөнья иммунитет көне билгеләп үтелә.

2025 елның 28 феврале, җомга
  Иммунитет - безнең уңышлылыкның һәм сәламәтлекнең мөһим өлеше. Әгәр дә ул начарланган икән, бала һәм өлкән яшьтә төрле чирләрдән котылып булмый. Шуңа күрә организмның иммун көчләрен нинди дә булса проблемалар килеп чыкканчы ук ныгыту турында уйларга кирәк. Туклану һәм иммунитет Билгеле булганча, организмның иммун системасының максаты-организмны микроорганизм йогынтысыннан саклау. Башкача әйткәндә, иммунитет – безнең яклаучыбыз. Чыннан да, иммунитет даими рәвештә безнең организм сагында тора, өстәвенә, микроблар һәм паразитлардан гына түгел, ә үз организмыбызның контрольдән чыгучы күзәнәкләреннән дә. Иммунитет кимүгә нәрсә йогынты ясый: 1. Дөрес булмаган яшәү рәвеше (алкогольне еш куллану, тәмәке тарту, физик активлыкның аз булуы). 2. Стресслар, депрессив халәт, артык ярсучанлык, арыганлык һәм начар йокы. 3. Әйләнә-тирә мохит. 4. Дөрес тукланмау. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, организмның иммун яклавы турыдан-туры безнең нәрсә ашавыбызга бәйле. Мәсәлән, аксымлы азык организмны антитәнчекләр һәм башка иммунитет агентлары ясалу өчен кирәкле аминокислоталар белән тәэмин итә. Майлар иммун күзәнәкләрен төзү өчен кирәк, ә углеводлар иммун системасы өчен энергия бирә. Организмның саклау функцияләрен ныгытырга сәләтле продуктлар бар, ләкин кире нәтиҗә китереп чыгарырга мөмкин булганнары да бар, мәсәлән, күзәнәкләрнең картаюын тизләтергә яки ялкынсыну процесслары куркынычын арттырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, үзеңә дөрес туклануны тәэмин итеп, иммуностимуляторларга мөрәҗәгать итмичә, иммунитетны табигый процесс белән ныгытырга мөмкин. Дөрес туклану нәрсә ул Дөрес туклану-һәр организм өчен индивидуаль сайланган туклану системасы, ул кешенең үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә ала. Ул берничә таләпкә туры килергә тиеш: ● Җитәрлек күләмдә калорияләр белән тәэмин итү. Кирәкле күләмдә калорияләрне үз энергетика чыгымнарын белеп исәпләп чыгарырга мөмкин. ● Яшь нормалары һәм индивидуаль ихтыяҗлар нигезендә аксымнар, майлар һәм углеводлар керүне тәэмин итү. * Авырлыкны нормальләштерү. Баланслы туклану, ягъни җитәрлек күләмдә туклану, нормаль иммун функциясен саклап калырга ярдәм итә. Шулай ук ачлы-туклы кешеләрнең инфекцияләргә күбрәк дучар булуы билгеле. Кайбер нутриентларның кытлыгы иммунитетның яшәешен үзгәртә дигән дәлилләр бар. 1. Мәсәлән, хроник авырулар үсешенә ярдәм итә алган цинк дефициты өлкән яшьтәге кешеләрдә иммун системасы реакциясенә тискәре йогынты ясый. 3. Иммун системасы эшчәнлегендәге үзгәрешләргә шулай ук D витамины да йогынты ясый.мәсәлән, бу витаминны йөклелек вакытында – иммун системасы нык үзгәрә торган чорда кабул итү яңа туган баланың иммун системасын респиратор инфекцияләрдән яхшы сакланырлык итеп үзгәртергә мөмкин. Өстәвенә, D витамины онкологик авырулар һөҗүме өчен җаваплы T-күзәнәкләрне активлаштырырга мөмкин. Иммунитетны арттырырга сәләтле продуктлар исемлеге: *Лимон. Бу цитруста иммун системасын ныгытырга ярдәм итүче C витамины күп була. Аның составына шулай ук йөрәк белән - кан тамырлары системасы һәм ашказаны тракты эшләрен җайга салырга сәләтле витаминнар, каротин һәм пектиналар керә. * Имбир. Организм тамырын куллану (чәйләргә, төнәтмәләргә һәм кайнатмаларга өстәү) организмның саклану көчен арттыруга юнәлдерелгән. * Яшел чәй. Аның составында 450 төргә якын органик кушылма, 500 элемент һәм бөтен витамин рәте диярлек табылган. * Җиләк-җимеш. * Тулы бөртекле ботка. * Әче сөт продуктлары. * Миндаль. Сәламәтлек сыйфатын саклап калу һәм яхшырту бер дә кыен түгел, моны һәр кеше эшли ала. Бары тик организмны анда нинди дә булса инфекцияләр барлыкка килүгә котыртмаска, һәм төп «тән сакчысына» – иммунитетка ярдәм итәргә кирәк. Ул чагында сез организмның яклауга һәм ярдәмгә ничек рәхмәтле җавап бирүен тоячаксыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!  Исән булыгыз! Нурлат территориаль бүлеге
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International