"Юность" спорт комплексында мини-футбол буенча республика ярышлары тәмамланды.

2025 елның 28 феврале, җомга
  "Юность" спорт комплексында мини-футбол буенча республика ярышлары тәмамланды.  Татарстан Республикасы Кубогында республиканың төрле районнарыннан 2008-2009 елгы яшүсмерләр командалары катнашты.  Аксубай районы командасы катнашындагы матч нәтиҗәләре: ⁣Аксубай – Алексеевск: 3: 0; Аксубай – Чүпрәле: 3: 2; Аксубай – Чирмешән:9: 1; Аксубай – Яңа Чишмә: 6: 0; Аксубай – Менделеевск:3: 2. ⁣Аксубай районы командасы бик яхшы уен күрсәтте һәм ярышларда беренче урынны яулады. Алексеевск районыннан егетләр көмеш, Менделеевск футболчылары бронза медальгә лаек булдылар. Тренер-укытучы Александр Лодоркинны һәм спорт мәктәбе командасын җиңүләре белән котлыйбыз! Бу җиңү-каты күнегүләр, дисциплина һәм команда рухы нәтиҗәсе. Шулай тотарга!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International