Карасу авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар елын авыл волейбол командалары турниры белән ачтылар.

2025 елның 3 марты, дүшәмбе
  Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов катнашында узган чара МХОда катнашучыларга һәм махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булган каһарманнар истәлегенә багышланды. Ярышларга 5 команда җыелды. Турнирда МХОда катнашучыларның әти-әниләре дә катнашты, алар безнең спортчыларга җылы ярдәм күрсәттеләр. Мавыктыргыч уеннар нәтиҗәләре буенча  беренче урынны Шәрбән командасы алды,🥈 икенче урында - Карасу,  өченче урынны Савгачево командасы алды. Турнир лаеклы дәрәҗәдә узды, волейбол сөючеләрне берләштергән һәм геройларыбыз истәлеген мәңгеләштергән истәлекле вакыйгага әверелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International