Террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмә!

2025 елның 4 марты, сишәмбе
  Террорчылык-ул барысы өчен дә бертөрле авырту. Террорчылар тәртипсезлекләр кыла. Бөтен дөньяга террорчылыкка каршы күтәрелергә кирәк. Мөгаен, сезгә бу куркыныч явызлык - террорчылык белән очрашырга туры килмәячәк, тик, кызганычка каршы, терактлар куркынычы бар, һәм аңа әзер булу яхшырак.   Теләсә кайсы кеше экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә, психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булырга тиеш: ! Шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди шикле вак-төяккә игътибар итегез. ! Бигрәк тә сезонга туры китереп киенмәгән кешеләрдән сакланыгыз (әгәр сез җәй көне плащ яки калын куртка кигән кешене күрәсез икән-игътибарлы булыгыз - мондый кием астында террорчылар еш кына бомбалар яшерә, аннан ераграк торырга һәм аңа хокук саклау органнары хезмәткәрләренең игътибарын юнәлтергә кирәк). ! Үз-үзләрен адекват тотмаучы, нервланып, куркып, тирә-ягына каранып, киемнәрендә яки багажында нәрсәнедер тикшереп карангаланган кешеләрдән максималь ераклыкка китәргә тырышыгыз. ! Чит кешеләрдән беркайчан да пакетлар һәм сумкалар алмагыз, Сумкаларыгызны караучысыз калдырмагыз. ! Эвакуация планы белән танышыгыз, бинадан чыгу юлларының кайда урнашканын белегез. ! Әгәр шартлау, янгын булган икән, сез көчле шау – шу һәм кычкырулар ишетәсез-кичекмәстән эвакуациягә керешегез. Бу хакта күршеләргә кисәтегез, үзегез белән документлар һәм акча алыгыз. Бинадан оешкан төстә чыгып китегез. Ташланган бинага җаваплы затларның рөхсәтеннән соң гына кайтыгыз. ! Җитәкчелектән яки хокук саклау органнарыннан эвакуация башлану турында хәбәр алгач, тынычлык саклагыз һәм аларның командаларын төгәл үтәгез. ! Ни генә булмасын, паникага бирелмәскә тырышыгыз. ! Барлык шикле нәрсәләр турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International