"Нурлат җылылык челтәрләре" АҖ контролерларының Аксубай участогында абонентларны план буенча карап йөрүләре.

2025 елның 5 марты, чәршәмбе
  Аксубай участогының "Нурлат җылылык челтәрләре" АҖ контролерлары абонентларның су счетчиклары күрсәткечләрен һәм алынган эчәргә яраклы су күләме турында белешмәләр бирүләрен тикшереп тору, абонентларның йортны төзекләндерү дәрәҗәсен ( канализация булу, яшәүчеләр саны, йорт яны кишәрлегенең күләме), коммуналь хезмәтләрдән файдалану режимын ачыклау буенча 116 абонентны карап чыктылар.. Ел башыннан аларны урнаштырганда яисә алыштырганда 154 су үлчәү приборы пломбаланды.  Абонентта бер хокук бозу очрагы ачыкланган, 13,6 мең сумлык хокук бозу турында тиешле акт төзелгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International