8 марттан ял көне июньгә күчерелде.

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
  Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне-эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 04.10.2024 № 1335 карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан 2025 елда 8 март ял көне 13 июнь җомгасына күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки смена бер сәгатькә кыскартыла (РФ Хезмәт Кодексының 95 маддәсе 1 өлеше). Шулай итеп, 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International