Район мәдәният йортында «Без бергә»Республика балалар халык иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы узды.

2025 елның 11 марты, сишәмбе
  Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре балаларының һәм яшүсмерләренең сәнгать-эстетик иҗатын үстерүгә юнәлтелгән. Конкурста район гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты. Конкурсантлар халык вокалы (соло), халык вокаль ансамбле, хореография, сәнгатьле уку, театр иҗаты кебек номинацияләрдә ярыштылар. Компетентлы жюри һәр категориядә, номинациядә һәм яшь төркемендә җиңүчеләрне билгеләде. Конкурста җиңүчеләр безнең районны зона этабында күрсәтәчәкләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International