Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов чираттагы гражданнарны шәхси кабул итү уздырды.

2025 елның 12 марты, чәршәмбе
  Чираттагы кабул итүдә аксубайлылар торак шартларын яхшыртуга, янгыннан зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтүгә, мәктәп маршрутын оештыруга, ишегалды территориясен кардан чистартуга һәм агач кисүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр. Һәр очрак уникаль һәм юнәлеш өчен җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, адреслы эшләүне таләп итә. Гариза бирүчеләргә аңлатма бирелде. Исегезгә төшерәбез: шәхси кабул итү сишәмбе  08:00 дән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уза: Аксубай шәһәр тибындагы поселогы, Ленин ур., 8Б йорт. Кабул итүгә 8(84344)2-81-44 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International