Агросәнәгать комплексын үстерү.

2025 елның 14 марты, җомга
  Агросәнәгатьне финанслауга һәм авыл территорияләрен үстерүгә хөкүмәт тарафыннан 2025 елда 530 млрд сумнан артык акча каралган. Бу хакта 12 мартта Россия вице-премьеры Дмитрий Патрушев Федерация Советының агроазык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында белдерде. "Ярдәмнең барлык төп инструментлары, шул исәптән ташламалы кредитлау да саклана. Чәчү алдыннан яңа ташламалы кредитларны субсидияләүгә 42 млрд сум бүлеп бирелгән, шулардан 34 млрд сумы — «кыска» кредитларга. Алар ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар сатып алу өчен дә кулланылырга мөмкин", - диде Дмитрий Патрушев. Вице-премьер авыл хуҗалыгы тармагының агымдагы торышы турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Россия Федерациясендә көзге культуралар чәчүлекләренең 87% ы канәгатьләнерлек хәлдә. "Хәзер агросәнәгать комплексы язгы кыр эшләре фазасына аяк баса. Гомумән алганда, аграрийлар аларны үткәрү өчен ресурслар белән тәэмин ителгән. Аерым билгеләп үтәм, 2024 елның гаять катлаулы һава шартларына карамастан, көзге культураларның 87% ы нормаль хәлдә калган", - дип ассызыклады ул. Шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары милли проектлар турында сөйләде. Агымдагы елдан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште. Ул биш төп юнәлешне үз эченә ала, алар арасында селекция һәм генетиканы үстерү, үзебезнең ветеринария препаратлары өлешен арттыру, аграрийларны Россия авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин итү чаралары. Аерым юнәлеш кадрлар потенциалын үстерүгә бәйле.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International