"Мечта"социаль приютында үзеңне девиант  тотышны профилактикалау.

2025 елның 14 марты, җомга
  Хокук бозуларның һәм җинаятьләрнең күп өлеше яшүсмерләр тарафыннан нәкъ менә хокукый белемнәре җитмәү һәм аларны тормышта куллана белмәү аркасында кылына. Аксубай районының «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында моңа ышаналар. Приют тәрбияләнүчеләре кызыксыну һәм мавыгу белән "Мин - кеше!" дигән өстәл уены уйныйлар. Ул девиант тәртипне профилактикалауга юнәлдерелгән. Уен кешенең аңы белән эшли, яшүсмердә дөньяга  дөрес караш формалаштырырга , аңа закон, әхлак нормалары нәрсә икәнен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Күп кенә тәрбияләнүчеләр начар яисә хаталы гамәлләргә сәләтле түгеллегенә ышаналар, әмма тормышта һәрвакытта да дөрес эшләмиләр.. Менә монда уен хокук һәм психология өлкәсендәге белемнәрне баета, җаваплы карарлар кабул итәргә һәм тормыш ситуациясен объектив бәяләргә, шулай ук үз гамәлләрең өчен җаваплылык тотарга өйрәтә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International