Кыргый хайваннар котыруына каршы ораль вакцинаны тарату.

2025 елның 26 марты, чәршәмбе
  Ветеринария берләшмәсе белгечләре аучылык хуҗалыклары белгечләре белән берлектә кыргый хайваннар котыруына каршы "Рабистав"ораль вакцинасын урнаштырдылар. Вакцина балык фаршыннан ясалган җим булып тора , аның эчендә сыек вакцина салынган контейнер бар. Хайван контейнерны тешләгәндә, вакцина авыз куышлыгының лайлалы тышчасына эләгә. Котыру авыруы-хайваннар һәм кеше авыруы. Авыру дәваланмый, тик вакытында профилактика гына бу куркыныч авыру буенча иминлеккә ирешергә ярдәм итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International