Татарстанда милли сөт конгрессы узачак

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

 

Россия сөт берлеге Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Казанда II Милли сөт конгрессын үткәрәчәк. Чара 4 июньнән 6 июньгә кадәр «Корстон»сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.

 

Конгресста Россия Федерациясенең 50дән артык төбәгеннән һәм 8 федераль округыннан, шулай ук Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстаннан 300гә якын катнашучы катнашачак.

 

Кунакларны киң программа көтә, ул Россия АПК җитәкчеләре һәм вәкилләре, закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре катнашында пленар сессияне, сөтчелек тармагы казанышлары күргәзмәсен, алдынгы спикерлар һәм абруйлы белгечләр докладлары белән заманча сөт базарының актуаль юнәлешләре буенча тематик секцияләрне үз эченә ала. 

 

Шулай ук дискуссия сессияләрендә катнашырга һәм сөт хуҗалыгы тармагы буенча экспертлар белән фикер алышырга, Татарстан Республикасының заманча сөт предприятиеләрендә һәм нәсел хуҗалыкларында булырга мөмкин. Мәдәни-күңел ачу программасына шулай ук Казан шәһәре буенча экскурсия дә керә.

 

Теркәлергә һәм тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https: / / dairyunion. ru / molochniy-kongress-2025-anons 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International