Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы фронтта һәм тылда җиңү яулаган бабаларыбызны искә алу өчен районда зур чаралар белән билгеләп үтелергә тиеш.
Аксубайның төп мәйданында тантаналы митинг, автомотоузыш, "Үлемсез полк"үткәрү планлаштырыла.
Чараларга ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, МХОда катнашучылар, киләчәктә Ватанны саклаучы яшь буын җәлеп ителәчәк.
Шушы көннәрдә районда "Георгий тасмасы", "Кызыл кәнәфер" һәм "Җиңү Уты"акцияләре старт ала.
9 майга кадәр районның барлык торак пунктларында Җиңү утын яндырыйк! Бергәләп Җиңү маен каршылыйк!