Ватанны саклаучылар елы кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте"  Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алды.

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе
  Бөек бәйрәм-Җиңү көне алдыннан «Беренчеләр хәрәкәте» егетләре Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган хәтер акциясе оештырдылар. Техникум студентлары Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар һәм солдатлар каберләрендә булдылар. Акциядә катнашучылар каберлекләрне җыештыру һәм төзекләндерү белән шөгыльләнделәр. Алар кабер ташларын тәртипкә китерделәр, чүп-чарны һәм коры үләнне җыештырдылар. Бу инициатива тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәт һәм ихтирам белдерү булды. ⁣Исегезгә төшерәбез, 2025 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International