Район эшмәкәрләре белән эшлекле очрашу.

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе
  Аксубай үзәген, шул исәптән Җиңү мәйданы, Яшьләр паркы һәм А.Гуляев исемендәге скверны да кертеп яңарыш көтә. Әлеге территорияләрне төзекләндерү проекты өстендә эш башлана. Район Советы утырышлар залында әлеге территорияләрдә сәүдә объектларын урнаштыру форматы һәм шартлары турында фикер алышу өчен проектлау комиссиясе район эшмәкәрләре белән очрашты. "Море" архитектура бюросы катнаш проектлау буенча белгече Фәхретдинова Наталия планлаштырылган төп объектлар һәм территория элементлары турында сөйләде. Нәрсәне тормышка ашырырга мөмкин, ә нәрсәдән баш тарту яхшырак, дип фикер алышынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International