Социаль хезмәтләр алучылар өчен "Аксубай егетләре" баянчылар ансамбле һәм кашыкчылар ансамбле чыгышы.

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе
  Социаль тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәт алучылар өчен эш көне "Аксубай егетләре" банистлар ансамле һәм Аксубай район мәдәният йортының кашыкчылар ансамбле (җитәкчесе-Наилә Сәет кызы Крайнова) чыгышыннан башланды. Музыка-халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Яшь артистлар чыгышында да рус һәм татар халык әсәрләре яңгырады. Яшь талантлар якынлашып килүче истәлекле датага - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына аерым игътибар бирделәр, сугыш чоры музыкаль әсәрләрен әзерләделәр. Тимур М.ның МХОда булган әнисенә багышлап ясаган чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Социаль хезмәтләр алучылар уңай энергия, күтәренке кәеф алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International