Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2025 елның 15 апреле, сишәмбе
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ФДБУдан: Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү. 2025 елның 16 апреле сәгать 6 дан 18 сәгатькә кадәр. 16 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 15 м/с кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Урамга чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда тотса, җир асты кичүләрендә яки биналар подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу  җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр чыбыкларыннан ерак торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга , шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр чыбыклары астында тору һәм өзелгәннәренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International