Җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеге турында сораштыру үткәрү хакында.

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе
  Татарстан Республикасы Президенты 29.01.2014 № ПУ-79 Указын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында (https://open.tatarstan.ru/polls/) 2025 ел башыннан  «Татарстан Республикасы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә булган яисә Татарстан Республикасы шәһәр округларына һәм муниципаль районнарына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы муниципаль милектәге акционер җәмгыятьләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында»" социологик сораштыру уздырыла. Аксубай районы гражданнарын тикшеренүдә катнашырга чакырабыз. Сораштыруда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган 18 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге гражданнар (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) катнаша ала.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International