МФЦ аша судтан тыш банкротлык: нәрсәне белү мөһим.

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе
  «Оныткан» бурычларны судтан тыш процедурада исәпкә алмыйлар. Мондый йөкләмәләр буенча кредиторларның таләпләре башка бурычларны кичергәннән соң да гамәлдә һәм законлы дип саналачак. Бу принцип бурычларның барлык төрләренә, шул исәптән салым түләүләренә карата да гамәлдә. Потенциаль банкрот салым бурычы турында мәгълүмат бирмәди яки тулы күләмдә күрсәтми, бурыч эленеп торачак һәм артачак. Ә гражданинны банкрот дип тану шарты белән тулысынча юк ителергә мөмкин иде. Әйе, әлеге процедураны Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым бурычын түләтеп бетерү механизмнарының берсе буларак кулланырга мөмкин. Практика теорияне раслый. 2024 елда 1,7 миллион сум салым бурычы исәптән чыгарылган. Бу банкрот дип танылган 632 кешенең гаризаларында күрсәтелгән гомуми сумма. Бу кешеләрнең салымнар буенча бурычларын бетергәннәр, чөнки:  Алар банкротлыкка дәгъва кылучы затларга карата кануннар күрсәткән критерийларга туры килә.  Аларның мөлкәте юк (бердәнбер торактан кала), аның хисабына бурычларны капларга мөмкин.  Алар гаризада салым бурычы суммасын дөрес һәм тулы күләмдә күрсәткәннәр. Әмма еш кына кешеләр дәүләт казнасы каршындагы бурычларны шулай ук оптимальләштерергә мөмкин булуын оныталар. 2025 елда инде 163 татарстанлы банкрот дип табылган һәм аларның 11е генә бюджет алдында үз бурычларын күрсәткән, ул гомуми суммасы 493 мең сум тәшкил иткән. Ә 44 кешенең 590 мең сумлык салым бурычы исәптән чыгарылмаган булып чыкты, чөнки алар турында хәбәр итәргә онытканнар. Бирелгән процедурадан тулысынча файдаланыгыз. Әгәр мондый вәзгыять килеп чыккан икән-барлык бурычлардан максимум буенча арыну яхшырак. Тагын нәрсәне истә тотарга кирәк:  Банкротлык вакытында салым буенча бурыч кына исәптән чыгарыла. Агымдагы мәҗбүри түләүләр буенча йөкләмәне түләү графигы нигезендә түләргә кирәк.  Салым бурычы суммасы турындагы актуаль мәгълүматны салым органнарында ачыкларга кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International