Казанда халык уен коралларында башкаручыларның X Халыкара конкурсы узды. Татарстанга Россиянең барлык почмакларыннан 300дән артык катнашучы килде. Конкурсның географиясе киң: Мәскәү, С-Петербург, Түбән Новгород, Ижевск, Ростов-на-дону, Оренбург, Кострома, Уфа, Курган, Чиләбе, Сургут, Ноябрьск, Свердловск өлкәсе, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижевск, Саратов, Самара, Дзержинск, Глазов, Одинцово, Әлмәт, Яңа Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Лениногорск, Можга, Нурлат, Чистай, Азнакай.
Аксубайдан шундый катлаулы профильле конкурста Семен Крайнов - Аксубай мәдәният йорты баянчысы катнашты,җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова.
Үзенең конкурс программасын лаеклы үтәп, Семен 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Семен белән Наилә Сәетовнаны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм тагын да зур җиңүләр телибез!