«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләрнең МХО хәрбие белән очрашуы.

2025 елның 18 апреле, җомга
  Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Мечта » социаль приютында патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар ясала. Тәрбияләнүчеләребезгә кунакка МХО да булган офицер килде.  Бу очрашуда ул андагы вакыйгалар, сугышчан туганлык, хезмәттәшләренең батырлыгы турында сөйләде.  Очрашу җылы атмосферада узды . Балаларны МХО да катнашучының ачык һәм яхшы күңеллелеге яулап алды. Балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Сокланып карадылар, игътибар белән тыңладылар, ә аннары ул мисаллар китереп  җентекләп җавап биргән  сораулар бирделәр. Бигрәк тә геройның күкрәгендә булган орденнар һәм медальләр турында сораулар күп булды.   Очрашу азагында уртак фотография ясалды. Мондый очрашудан соң күп кенә малайларда тизрәк үсәргә, хәрби һөнәр алырга һәм үз Ватаннары хакына хезмәт итәргә теләк туа!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International