2025 ел 18 апрель илнең барлык төбәкләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты"Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды. Аксубай районы буенча ДКУ бүлеге дә катнашты. Вакансияләр ярминкәсе районның КФҮ дә Октябрь урамы, 46 йорт адресы буенча уздырылды.. Эш бирүчеләрдән районның 11 оешмасы һәм предприятиесе катнашты, 80нән артык вакансия тәкъдим ителде, 80нән артык кеше катнашты. Ярминкәдә эш бирүче һәм эш эзләүчеләрнең шәхси аралашуы, әңгәмәләр уздыру өчен мәйданчык булдырылды.
(Әңгәмә-ул төп очрашу, анда эш бирүче сезнең вакансиягә никадәр туры килүегезне аңлый ала. Шуңа күрә үз эш тәҗрибәң, күнекмә һәм казанышларың турында төгәл һәм кыскача сөйли белү мөһим. Үзегезнең көчле якларыгызны ассызыклап, алдыгызга нинди максатлар куюыгызны күрсәтергә кирәк.)
"Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе-бөтен илдән эш эзләүче һәм эш бирүчеләрне җыя торган, компанияләргә һәм хезмәткәрләргә бер-берсен табарга ярдәм итә торган елның үзәк кадрлар вакыйгасы.