Сез эш эзлисез яки аны алыштыру турында уйланасызмы? Ул чагында сезне 18 апрельдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакырабыз! 

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

 

Безнең районда  ул  Аксубай штп, Октябрь урамы, 46 йорт адресы буенча 10.00 сәгатьтән  11.00 гә кадәр узачак

Татарстанның 500дән артык компаниясе 10 000нән артык вакансия тәкъдим итәчәк!

Сезне көтәләр:

• эш бирүчеләр белән очрашу һәм экспресс-әңгәмәләр

• һөнәр сайлау буенча Экспертлар консультацияләре

• эшкә урнашу буенча мастер-класслар һәм тренинглар

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе үзен эш эзләүчеләргә һәм компанияләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте, ә быел төбәк этабы 2 меңнән артык мәйданчыкны колачлаячак.

2025 елдан Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе - «Кадрлар»милли проекты чараларының берсе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International