Утырышлар залында Аксубай муниципаль районы Советы чираттан тыш утырышы узды.

2025 елның 18 апреле, җомга
  Утырышлар залында район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Заһидуллин рәислегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, район Советы депутатлары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында Аксубай муниципаль районы Советы чираттан тыш утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде: 1. Аксубай муниципаль район Совет 26.04.2018 елгы 138 номерлы "Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларга, контроль-хисап органы рәисенә акчалата бүләкләүне, Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында” карарына үзгәрешләр кертү турында.  2. Аксубай муниципаль районы Советы «Аксубай муниципаль районы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлар җитәкчеләренең һәм белгечләренең, баш хисапчы һәм хисапының (муниципаль хезмәткәрләр вазыйфаларына кертелгән вазыйфалардан тыш) хезмәт шартларын оештыру  турында " 2019 ел 17 маендагы 194 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында. 3. Бюджет даирәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча Бердәм тариф сеткасы кагылмый торган аерым оешмалары хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен күтәрү һәм Аксубай муниципаль районы Советының 2018 елның 26 апрелендәге «Аксубай муниципаль районы бюджет өлкәсе бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» 139 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында. 5. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» 10.11.2023 номерлы карары белән расланган Аксубай муниципаль районы комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында.⁣ Утырышта  тиешле карарлар кабул ителде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International