Кадерле Аксубай районы халкы! Сезне чын күңелдән Бөек Христос Терелү бәйрәме — якты Пасха белән котлыйм!

2025 елның 20 апреле, якшәмбе
  Бу көн тирән рухи мәгънәгә бай. Пасха җанның котылуына мәңгелек өмет, бер-береңне ярату һәм уй-фикерләрнең сафлыгын гәүдәләндерә. Пасха бәйрәме игелеге гаиләгезне ныгытсын, йөрәкләрегезгә тынычлык китерсен һәм тормыш авырлыкларын җиңәргә көч бирсен. Һәр йорт бәйрәм шәменең җылысы һәм яктысы, якын кешеләренең ихлас елмаюлары һәм аралашу шатлыгы белән тулсын. Тормышыгыз мөбарәк, шатлыклы һәм игелекле эшләр белән тулы булсын. Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International