Мәктәп укучыларының туган тел буенча XII Халыкара олимпиадасы призеры.

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе
  Иске Мукшы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Минһаҗева Зәлинә татар теле һәм әдәбияты буенча XII Халыкара укучылар олимпиадасында призер булды. Инде дүрт ел рәттән Зәлинә халыкара олимпиадада катнаша: ике тапкыр җиңүче була, ике тапкыр призер була. Җиңүчебезнең остазы-Туган тел (татар) укытучысы Мирҗанова Наҗия Сантбурхан кызы. Зәлинә – безнең район горурлыгы, ул республика дәрәҗәсендәге күпсанлы олимпиадаларда җиңүче һәм призер. Сокланабыз, алга таба уңышлар телибез! Котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International