Атакай белән очрашу: балалар йөрәгендә Христосның терелү бәйрәме.

2025 елның 22 апреле, сишәмбе
  Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Атакай белән Пасха бәйрәменә багышланган искиткеч очрашу булды. Бу вакыйга барлык балалар һәм өлкәннәр өчен чын бәйрәмгә әверелде, Чөнки без Христосның Терелүенең әһәмияте турында фикер алыша һәм бәйрәм турында тәэсирләре белән уртаклаша алдык.    Очрашу башында Атакай үзенең Пасханы ничек билгеләп үтүе турында сөйләде, үзенең истәлекләре һәм шушы якты бәйрәмнән шатлыгы белән уртаклашты. Кунакларның барысына да Пасха тәм-томнары өләшелде.  Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр, актив һәм кызыксынучан булдылар.    Балаларны якты һәм игелекле бәйрәм белән таныштыру өчен Пасха темасына кечкенә викторина үткәрелде, һәр дөрес җавап өчен балалар һәм әниләр татлы бүләкләр алдылар.     Очрашу азагында Атакай барлык катнашучыларга сәламәтлек, тынычлык һәм яхшылык теләп фатиха бирде. Балалар Пасханың үзләре өчен нәрсә аңлатуы турындагы фикерләре белән уртаклашты.    Бу очрашу безнең динебез турында күбрәк белү генә түгел, балалар арасындагы дуслыкны ныгыту мөмкинлеге дә булды. Без мондый очрашуларны шатлыкларыбыз белән уртаклашыр  өчен киләчәктә дә дәвам итәргә өметләнәбез Атакайга зирәклеге һәм яхшылыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Яңа очрашулар өмет итәбез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International