«Пушкин картасы» буенча мәгариф учреждениеләре укучылары өчен күчмә концертлар.

2025 елның 22 апреле, сишәмбе
 

Район мәдәният йорты белгечләре район мәгариф учреждениеләре укучылары өчен язгы концертлар оештыралар. Мәдәният хезмәткәрләре беренчеләрдән булып Савгачево һәм Иске Үзи урта мәктәпләрендә булдылар.

    Чара шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Балалар музыкаль номерларны карап кына калмадылар, кызыклы конкурсларда һәм викториналарда да рәхәтләнеп катнаштылар.

    Конкурста катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды. Чара азагында  иң актив катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

   Резеда Гатина, Оксана Ильмухина, Алим Идиятуллин, Эдуард Ильин, Фәнис Низамов, Елена Пикалова һәм Татьяна Зайцева чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International