Татарстан Росреестры МХОда катнашучыларга һәм сугыш ветераннарына ташламалы хезмәт күрсәтү турында.

2025 елның 22 апреле, сишәмбе
 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан төбәк Росреестры ведомствоның дәүләт хезмәтләрен күрсәткәндә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм сугыш ветераннары өчен нинди ташламалар каралуын аңлата.

- Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән МХОда катнашучыларга да, БДКМРда булган белешмәләр өчен түләгәндә 50% күләмендә ташлама каралган.

-Сугышчан хәрәкәтләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр (шул исәптән МХОда катнашучылар) өчен исәпкә алу-теркәү гамәлләре, әгәр БДКМРга шартнамә предметы булган җир кишәрлегенең йә шартнамә предметы булган бина (корылма) урнашкан җир кишәрлеге чикләре кертелмәгән булса, туктатылмый. Шулай ук әлеге категория затлар өчен БДКМРна элек төзелгән җир участоклары һәм күчемсез милек объектлары турында белешмәләр кертү һәм аларга хокукларны теркәү ызанлау һәм техник планнар тапшырмыйча мөмкин.

МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларының күчемсез мөлкәт объектларына карата дәүләт кадастр исәбенә алу һәм (яисә) хокукларны теркәү турындагы гаризалар өстенлекле тәртиптә карала.

"МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен күчемсез милекне дәүләт теркәве Татарстан Росреестры тарафыннан бик кыска вакыт эчендә үткәрелә. Һәр конкрет очракка индивидуаль якын килү кулланыла. Шуны да искәртәсем килә: бер эш көне дәвамында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә кую һәм теркәү бара.  Шул ук вакытта хокукларны теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләүдән ветераннар азат ителде», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына СНТны социаль догазификацияләү кысаларында кадастр эшләрен уздырганда ташламалар карала. Әгәр программада катнашу өчен кадастр эшләре кирәк булса, МХО катнашучылары аларга «Роскадастр»ППК сайтында заказ бирә алалар. Аның ярдәмендә хокукларны теркәү белән бәйле барлык процедураларны тулысынча эшләп бетерергә - тикшерелгән кадастр инженерын чакыртырга, кирәкле документлар әзерләргә һәм хокукларны теркәү турында гариза бирергә мөмкин.

- МХОда һәлак булган катнашучыларның күчемсез милкен мирас итеп алганда физик затлар милек хокукын теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителде. Ташламага хокук тиешле документлар белән раслана. Мәсәлән, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы. 

- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I, II группа инвалидлар өчен «Роскадастр»ППК филиалы хезмәткәрләренең өйләргә барып бушлай хезмәт каралган.

"Күчмә хезмәт күрсәтү кысаларында гражданнарның ташламалы категорияләре кадастр исәбенә һәм күчемсез милеккә хокукны теркәүгә гариза бирергә, шулай ук БДКМРНнан белешмәләр бирүне сорап гариза язарга мөмкин. Хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзер документларны аларга шулай ук өйләренә бушлай китерәчәкләр.  Хезмәт күрсәтү сроклары аның төренә бәйле - 1 дән 10 эш көненә кадәр», - дип аңлатты «Роскадастр» ППК филиалы директоры вазыйфаларын башкаручы Артур Егоров.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, Татарстан Росреестры махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен атна саен кайнар линияләр үткәрүне дәвам итә. Күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча Консультация көн саен (шимбә һәм якшәмбедән тыш) уза. Кайнар линия телефоны (843) 255 25 71.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International