Террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү максатларында «спорт мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тренерлары белән район башлыгы ярдәмчесе, АТК секретаре Эльмира Крайнова катнашында очрашу узды.
Фикер алышуның төп темасы спорт секцияләрендә шөгыльләнүче яшүсмерләрне һәм яшьләрне төрле радикаль төркемнәргә җәлеп итүне кисәтү буенча профилактик эш булды.
"Яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау бүген бик мөһим, чөнки махсус куркыныч зонасында нәкъ менә яшьләр тора. Шуңа күрә тренерларның спорт секцияләрендә, шулай ук спортчыларның ата-аналары белән профилактик эш алып баруы, үсеп килүче буынны начар идеяләрдән, җинаятьчел гамәлләрдән кисәтүе бик мөһим.